Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының “Гидростроитель-1” ширкәтендә котыру чире ачыкланды

Әлегә карантин дәвам итә, ул санитар-эпидемиологик хәл тотрыклангач кына бетереләчәк. Бакчачыларга исә борчылыр урын юк.

Көн туды исә, берәр күңелсез хәбәр килеп ирешә. Шушы көннәрдә генә Татарстан Президенты Указы белән шәһәребезнең Комсомол районында хайваннарда котыру чире ачыклануга бәйле рәвештә карантин кертелүе билгеле булды.

Бу хәл “Гидростроитель-1” ширкәтендәге бер йорттагы этнең үлеменнән килеп чыга. Йорт хуҗалары этләре үлгәч, күршеләре агуламадымы икән дип (күршеләре аның өрүеннән зарланган), мәетен экспертизага алып бара. “Эт гел чылбырда торган була. Беркайчан да башка хайваннар, шул исәптән, ташландык этләр белән дә йөрми. Котыру чирен каян йоктырганын беркем дә белми. Ул кичтән  тере кала, ә иртән хуҗалары аның үле гәүдәсенә тап була.

“Хәзер бакчачыларга тавык, эт, мәче һәм башка хайваннар, кошлар алып килергә ярамый”, - диде  “Гидростроитель - 2” бакчачылык ширкәте рәисе Виталий Быков.

Котырган эт үлеме шәһәр халкын борчуга сала. Кешеләр бакчаларына бара алырмы, аларның сәламәтлегенә куркыныч янамыймы дигән сораулар туа. Белгечләр исә хафаланырга урын юк, диләр. Ветеринария хезмәткәрләре “Гидростроитель-1”, “Гидростроитель-2”, “Заря”, “Алма”, “Лесоцех” һәм бу тирәдәге башка бакчачылык ширкәтләрендәге барлык хайваннарга котыру чиренә каршы бушлай прививка  ясап китә.

Әлегә карантин дәвам итә, ул санитар-эпидемиологик хәл тотрыклангач кына бетереләчәк. Бакчачыларга исә борчылыр урын юк. “Кешеләрнең сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Алар бакчаларына килеп рәхәтләнеп эшләп китәләр. Тик әлегә бакчаларына үзләре белән йорт хайваннарын гына алып килә алмыйлар”, - диде Виталий Михайлович.

Карантин тәмамланганчы Комсомол районында йорт хайваннарын сату, аларны территориядән алып чыгу һәм аулау да тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек