Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Җиңү паркында 11 Советлар Союзы Героена һәйкәл куелачак

30 августта Чаллыда Геройлар Аллеясе ачылачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Җиңү паркында Советлар Союзы Геройлары, Бөек Ватан сугышында яки сугыштан соң һәлак булган, тормышлары Чаллы белән бәйле 11 шәһәрдәшебезнең бюстын урнаштыруның йомгаклау этабы бара. Скульптура композицияләрен автокаланың рәссам-скульпторы Вадим Иксанов әзерләде. Эшләрне шәхси эшмәкәр Радик Равилов финанслады.

Шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Билял Канеев белдерүенчә, Яр Чаллыга катнашы булган геройларны ачыклау буенча четерекле эш берничә дистә еллар буена сузыла.

«Без бу тематика буенча 30-35 ел эшләдек. Кайбер китапларда, мәгълүмати басмаларда башка фамилияләр күрсәтелгән. Ахыргы исемлектә 11 кеше калды. Һәр кандидатура буенча без музейлар, геройларның яшәү урыны буенча Башкарма комитетлар белән хатлар алыштык. Скульптор очрашып сөйләшә алсын өчен аларның туганнарын эзләдек. Оныкларын таптык, шулай ук чит илдә дә», — дип билгеләп үтте Билял Канеев.

Чаллының Геройлар Аллеясенда һәйкәл куелачак ватандашларыбыз исемлеге:

1. Кошаев Николай Михайлович, 11.03.1944 елдан Советлар Союзы Герое

2. Кардашенко Юрий Борисович, 27.02.1945 елдан Советлар Союзы Герое

3. Кайманов Никита Фадеевич, 26.08.1941 елдан Советлар Союзы Герое

4. Майков Николай Иванович, 01.11.1943 елдан Советлар Союзы Герое

5. Мәннанов Илдар Мәннан улы, 17.12.1941 елдан Советлар Союзы Герое

6. Соболев Николай Леонтьевич, 17.10.1943 елдан Советлар Союзы Герое

7. Фролов Павел Григорьевич, 10.04.1945 елдан Советлар Союзы Герое

8. Хәлиуллин Мисбах Хәлиулла улы, 18.08.1945 елдан Советлар Союзы Герое

9. Шәрипов Нурми Хәләф улы, 23.09.1944 елны (вафатыннан соң) Советлар Союзы Герое

10. Чуйков Василий Иванович, ике тапкыр Советлар Союзы Герое

(19.03.1944; 06.04.1945 елларда)

11. Якупов Николай (Кәлимулла) Якуп улы, 15.01.1944 елдан Советлар Союзы Герое.


http://maydan.tatar/challynyn-jinu-parkynda-11-sovetlar-soyuzy-geroena-hejkel-kuelachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев