Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының нәни чемпионнары

Нәни балалар барлыгы 11 компетенциядә үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте

Чаллыда, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен BabySkills-2021 башлангыч һөнәри юнәлеш бирү балалар чемпионатының муниципаль этабы тәмамланды. Нәни чемпионнарны бүләкләү тантанасы педагогия көллиятендә узды.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр “Төзүче-инженер”, “ЮХИДИ инспекторы”, ”Ресторан сервисы”, “График дизайны”, “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Физкультура, спорт һәм фитнес”, “Музыка җитәкчесе”, “Кием дизайнеры”, “Кондитерлык эше”, “Лаборатор химик анализ”, “3D дизайнеры” -  барлыгы 11 компетенциядә үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

53 нче балалар бакчасына йөрүче Зәринә Зворыгина “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясендә беренче урынны яулады. Шул ук компетенциядә беренче тапкыр физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның “Baby-Абилимпикс” чемпионаты да үтте. Бу юнәлештәге ярышларда 8 нче балалар бакчасыннан Ксения Удалова һәм 17 нче балалар бакчасыннан Екатерина Кузнецова иң яхшылар дип табылды. “Инженер-төзүче” компетенциясендә беренчелек 45 нче балалар бакчасыннан Ярослав Москвичевта. “Физкультура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә 31нче балалар бакчасыннан Әлисә Климачева җиңде. “Ресторан бизнесы” компетенциясендә 59 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Раян Мингасов иң яхшысы.  “Музыкаль җитәкчесе” компетенциясендә 108 нче балалар бакчасыннан Ралина Габдрахманова ярышларның лидеры булды. “Кием дизайны” компетенциясендә җиңүне 2 нче балалар бакчасыннан Лина Маркус яулады. “Лаборатор химик анализ” компетенциясендә 100 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Алисә Дусманова беренче урынны алды. “ЮХИДИ инспекторы” компетенциясендә беренче урынга Радмир Гишмиев чыкты.

Кулинар осталык буенча 72 нче балалар бакчасыннан Агния Уткина җиңде. “ЗD дизайнер” компетенциясендә 35 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Мария Башкатова беренче булды. “График дизайн” компетенциясендә 99 нчы балалар бакчасыннан Данил Потехин беренче урын алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев