Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының С-13 йор­тын­да яшә­ү­че­ләр салкыннан иза чигә

“Ис­ке­гә ти­сәң-исең ки­тәр. Су­ык бу­лу өс­те­нә, кар эри баш­лау бе­лән под­вал­лар­га су ту­ла.  Бу да ре­монт бул­мау бе­лән бәй­ле бит. Ап­ты­ра­гач, де­пу­тат­лар­га да мө­рә­җә­гать ит­тек. Вәгъ­дә ит­те­ләр дә, оныт­ты­лар”, - ди биредә яшәүчеләр.

­О­зак­ка су­зыл­ган сал­кын­нар бай­так шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә ко­ма­чау ит­те.  Без­гә шал­ты­ра­тып зар­ла­ну­чы­лар ара­сын­да Си­до­ров­ка бис­тә­се­нең С-13 йор­тын­да яшә­ү­че­ләр дә бар. 
“Ба­та­ре­я­ләр кай­нар, лә­кин 45 ел эчен­дә бер тап­кыр да ре­монт күр­мә­гән йорт­та җил ыж­гы­рып йө­ри, сте­на­лар ва­кыт-ва­кыт бәс бе­лән кап­ла­на, ә идән­гә ба­сып бул­мый”,- ди алар. Без фа­тир­ла­ры­на үзе­без ке­реп ка­ра­дык. Чын­нан да, ба­та­ре­я­ләр кай­нар бу­лу­га ка­ра­мас­тан, өй­дә бик сал­кын. Йорт­та яшә­ү­че­ләр­нең сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ида­рә ком­па­ни­я­се ин­де бик күп ел­лар алар­ның мөр­ә­җә­га­те­нә ти­е­шен­чә җа­вап бир­ми. “Без­дә ба­та­ре­я­ләр ав­то­мат рә­веш­тә көй­лә­нә. Сал­кын көн­нәр­дә әле тү­зәр­гә бу­ла, ә ме­нә урам­да ко­яш ка­рый баш­лап, ба­та­ре­я­ләр аз­рак җы­лы­та баш­ла­гач, өй­дә то­ру мөм­кин тү­гел, бүл­мә­ләрдә ба­су­да­гы ши­кел­ле җил ыҗ­гы­рып йөр­гә­не ише­те­лә”,- ди шәһәрдәшләр. 
Шу­шы йорт­та яшә­ү­че Йо­сы­по­ва Тән­зи­лә апа­ның зар­ла­ну­ын ты­ныч кү­ңел бе­лән ге­нә тың­лап бул­мый. Бе­рен­че­дән, аның урын өстен­дә ге­нә ята тор­ган ин­ва­лид тор­мыш ип­тә­ше бар. Сә­ла­мәт ке­ше өчен дә әле­ге си­ту­а­ция җи­ңел­ләр­дән тү­гел. Тән­зи­лә апа үзе тын юл­ла­ры авы­руы бе­лән ин­те­гә. “Юр­ган бе­лән баш­тан ук бөр­кә­неп ят­ам, шул вакытта гына җы­лы ке­бек”,- ди ул. 
-Сез мон­да бе­рен­че ел гы­на яшә­ми­сез, ник ал­дан­рак чаң сук­ма­ды­гыз? - ди­гән со­рау­га, йорт­та яшә­ү­че­ләр бер­та­выш­тан:
-Ни­чә ел ин­де шу­шы проб­ле­ма бе­лән кө­рә­шә­без, - ди­ләр.
Йорт бу­ен­ча җа­вап­лы Ли­дия Дмит­ри­ев­на Со­ло­мо­ди­на: “Ба­ры­быз берь­ю­лы ЖЭК­ка га­ри­за яз­дык, тик икен­че көн­не безгә бер га­ри­за­ да кил­мә­де дип әйт­те­ләр”, - ди. Уз­ган ел Ли­дия Дмит­ри­ев­на фа­ти­рын­да тә­рә­зә­ләр алыш­тыр­ган ва­кыт­та, сте­на ара­сын­да­гы буш­лык­лар­ны кү­реп шак­кат­кан. 
Без кил­гән­дә йорт­та яшә­ү­че­ләр ба­ры­сы да, кви­тан­ция кә­газь­лә­рен кул­ла­ры­на то­тып чык­кан иде. Бә­я­ләр­нең юга­ры бу­луыннан берәү дә риза түгел. “Өй­дә шәл бөр­кә­неп, ка­лын коф­та ки­еп йө­ри­без, ә җы­лы­лык өчен 3 мең сум ак­ча тү­ли­без. Өй­дә җы­лы бул­са, кыз­га­ныч бул­мас иде бу ак­ча­лар. Ул ка­дәр кай­нар ба­та­ре­я­ләр бе­лән чы­дап бул­мас­лык кы­зу бу­лыр­га ти­еш ке­бек, ә без ту­ңып уты­ра­быз”,- ди С-13 йор­тын­да яшә­ү­че­ләр. 
С-13 йор­ты 1975 ел­да тө­зел­гән, шун­нан бир­ле ре­монт ясал­ма­ган. Янә­шә­сен­дә­ге йорт­лар­га ка­пи­таль ре­монт уз­ды­рыл­ган. Бу йорт­ка да 2019 ел­да яса­ла­чак дип вәгъ­дә бир­гән бул­ган­нар. “Ис­ке­гә ти­сәң-исең ки­тәр. Су­ык бу­лу өс­те­нә, кар эри баш­лау бе­лән под­вал­лар­га су ту­ла.  Бу да ре­монт бул­мау бе­лән бәй­ле бит. Ап­ты­ра­гач, де­пу­тат­лар­га да мө­рә­җә­гать ит­тек. Вәгъ­дә ит­те­ләр дә, оныт­ты­лар”.
Си­до­ров­ка да яшә­ү­че­ләр­нең за­рын без “Жил­ком­сер­вис” ида­рә ком­па­ни­я­се­нә ишет­тер­дек. Бел­геч­ләр әле­ге йорт­та бул­ды.  “Фа­тир­лар­да тем­пе­ра­ту­ра тү­бән тү­гел, 20-21 гра­дус­ны тәш­кил итә. Бу нормага туры килә. Лә­кин проб­ле­ма чын­нан ­да, бар. Сте­на­лар су­ык. Шу­ны ис­кә алып, сте­на­лар­ны ти­шеп, пе­на ярдә­мен­дә җы­лы­ту ва­ри­ан­ты тәкъ­дим ител­де. Шу­лай ук С-13 йор­ты­ның фа­са­дын  2023 ел­га ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы­на кер­тү пла­ны да бар”, - ди­де “Жил­ком­сер­вис” и­да­рә ком­па­ни­я­сенең үсеш бүлеге башлыгы Александр Шуралев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев