Янәшәдәге йортларга 9 май бәйрәменә багышланган плакатлар элгәннәр.
Чаллының «Ватан-Ана» мемориаль комплексы янындагы баганаларда бәйрәм элементлары барлыкка киләчәк. Аларга урнаштырылучы Ватан сугышы Ордены рәсеме 3D форматында башкарылган, йолдызның очлары 1945 елдагы әләмдәге кебек ясалган. Гомумән, мемориал янындагы бар йортлар да, баганалар да Җиңү символлары белән баетылачак. Сүз уңаеннан, бәйрәмгә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча күперләрне дә бизәргә вәгъдә итәләр.
Нет комментариев