Чаллының “Ватан-Ана” һәйкәле янында махсус концерт оештырылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллының “Ватан-Ана” һәйкәле янында махсус концерт оештырылды

Шәһәрнең “Ватан-Ана” мемориаль комплексы территориясендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Гомер алга таба дәвам итсен өчен истә тотарга” дип исемләнгән концерт булып үтте.

Программа кысаларында “Энергетик” мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары, шулай ук 15нче балалар иҗат өенең “Кадет” эзләнү отряды чыгыш ясадылар. Чарага кунак буларак Владимир өлкәсенең Ковров шәһәре хор коллективы да килгән иде. Шәһәрдәшләребезгә алар үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр.   
 

Фото: http://nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


концерт

Нет комментариев