Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Визит» джаз оркестры беренче тапкыр татар әсәрләреннән генә торган концерт әзерли

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлана.

Чаллының танылган «Визит» джаз оркестры үз тарихында беренче тапкыр бары тик татар әсәрләреннән генә торган концерт-тамаша әзерли.  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган музыкаль кичә 26 майда 18:30 минутта “Энергетик” мәдәният сараенда үтәчәк. “Тамашачылар җырлы-моңлы чыгышларга хозурланып, инструменталь музыка тыңлап рәхәтләнеп ял итә алачак”, - дип белдерде оркестрның сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Мөбәрәкова "Шәһри Чаллы" газетасына.

“Гасырлардан аваз” дип исемләнгән әлеге концертта Анна Меерсон, Ландыш Сәүбәнова, Евгений Галий, Ирина Зотина һәм Рөстәм Асадуллин чыгыш ясаячак. Оркестрны ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Завьялов җитәкли.

фото: "Визит" джаз оркестры архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада