Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь спортчылары медальләр яуладылар

Ярышлар Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә узды. Анда 12 регионнан 180нән артык спортчы катнашты.

«Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр яшүсмерләр арасында спорт һәм көрәш самбосы буенча СССРның беренче спорт мастеры Владимир Борисовның XII мемориалында катнаштылар. Ярышлар Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә узды. Анда 12 регионнан - Түбән Новгород, Ульяновск, Киров, Саратов өлкәләреннән, Марий-Эл, Чувашия, Татарстан республикаларыннан 180нән артык спортчы катнашты.

Чаллылылар өч авырлык категориясендә көрәш һәм спорт самбосы буенча җиңүчеләр булдылар. Көрәш самбосы буенча 1 урынны Кирилл Семенов алды (38 кг авырлык категориясендә). Спорт самбосында 1 урынны Данил Бабаев (50 кг) һәм Роберт Мөхәммәдиев ( 59 кг) яуладылар. Спортчылар тренер Владимир Тимофеев

Чыганак: Яр Чаллының рәсми сайты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев