Чаллының яшьләр белән эшләү идарәсен Ләйсән Видинеева җитәкләячәк.
Ул 1нче санлы шәһәр балалар иҗат үзәгендә педагог, 41нче мәктәптә директор урынбасары булып эшләгән, аннары "Подросток" яшүсмерләр-яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкарган.
Кияүдә, ике баласы бар. Бүген идарәнең яңа җитәкчесе коллективка тәкъдим ителде.
Нет комментариев