Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә «Әни сүзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак

Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә 26 августта 16:00 сәгатьтә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы дәүләт татар драма театры рәссам-декораторы Ләйсән Галимованың шәхси күргәзмәсенең ачылыш тантанасы була.

Экспозиция Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, шулай ук Татарстан Республикасы көненә багышланган.
Туган як тарихына, тарихи мирасына мәхәббәт аның иҗатында чагыла.

«Әни сүзе» күргәзмәсе матур полотноларда һәм графикта тәкъдим ителгән. Картиналарның тематикасы Татарстанның, республиканың күпмилләтле халкының тарихы һәм язмышы белән бәйле.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә