Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында киңәшмә үтте

Биредә мал чалу 9 июльдә, якынча иртәнге 4:30 минутта, мәчетләрдә гает намазы тәмамлангач башланачак.

Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендә урнашкан үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында Корбан бәйрәменә әзерлек буенча күчмә киңәшмә үтте. Анда шәһәр Башкарма комитеты, Чаллы мөхтәсибәте, Эчке эшләр идарәсе, шәһәр ветеринария хезмәте белгечләре һ.б. катнашты. Аның барышында Корбан бәйрәменә карата үтәлергә тиешле бурычлар билгеләнде.

«Биредә мал чалу 9 июльдә, якынча иртәнге 4:30 минутта, мәчетләрдә гает намазы тәмамлангач башланачак. Моның өчен бар шартлар да булдырылган: җайланмалар да әзер, сатучылар да, чалучылар да билгеле, мал-туарлар да тикшерелеп, ветеринар белешмәсе нигезендә генә кертеләчәк», – диде “Шәһри Чаллы” газетасына  шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла.

Мәгълүм булганча, бәйрәм 9 июльдә башланып, өч көн дәвам итәчәк. Корбаннарны 11 июль – ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы чалып бетерү шарт.

Чаллы мәчетләрендә Корбан гаете намазын кайчан һәм ничәдә укыячакларын биредә язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев