Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчкәсен алмаган өчен пычак белән кадаган

Ир роза бәйләме һәм алтын балдак сатып алган, әмма хатын бүләкне кабул итмәгән һәм ирен кулындагы уклау белән куып чыгарган.

Башкортстанның Белорет шәһәрендә хатыны белән ачуланышкан бер ир дуслашыр өчен чәчәк бәйләме һәм алтын йөзек белән килгән.
Ләкин хатыны аны уклау белән каршы ала. Чәчәк таҗлары тирә-якка сибелә һәм шулчак ир үч алу планы кора...
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 43 яшьлек хатын 51 яшьлек иренең читтә мөнәсәбәтләре булырга мөмкин, дип шикләнә. Ир белән хатын аралашудан һәм бергә яшәүдән туктаса да, ике айдан соң ир гафу үтенергә һәм янә хатыны белән бергә яшәргә карар кыла.
Ир роза бәйләме һәм алтын балдак сатып алган, әмма хатын бүләкне кабул итмәгән һәм ирен кулындагы уклау белән куып чыгарган.
Озак уйлап тормастан, ир кибеткә барып, пычак сатып алган. Кайткач, ул хатынының корсагына чәнечкән...
Зыян күрүче дәваханәгә салына, ир кулга алына. Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: 29ru.net, kiziltan.rbsmi.ru Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал