Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чиновниклар ничек эшли?

"Җәмәгатьчелек фикере" фонды халык арасында чираттагы сораштыру үткәргән.

Чиновниклар ничек эшли?

"Җәмәгатьчелек фикере" фонды халык арасында чираттагы сораштыру үткәргән. Шуңа ярашлы, русиялеләрнең 61 проценты чиновниклар начар эшли ди саный. Бу җәһәттән журналистлар РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковтан Кремль үзенең эшен ничек бәяли дип сорады.

"Әлбәттә, чиновник буларак, миңа мондый сүзләр ишетүе күңелсез. Гаилә гарипсез булмый, ләкин чиновникларның күпчелеге күп, намуслы һәм ил мәнфәгате өчен эшләүче һәм үз бурычларын лаеклы башкаручы кешеләр. Әмма, начар эшләүче, үз эшенә төкереп караучы начар чиновниклар да бар, кызганычка каршы, шуннан ялгыш тойгылар да туа. Ялгышмасам, респондентларга балаларыгызның чиновник булып эшләвен теләр идегезме дигән сорау да бирелгән. Минемчә, 65 % "әйе, теләр идек" дигән җавап биргән. Ничек кенә булмасын, социаль сораштыру кызыклы. Һәрхәлдә, бу күбрәк ачыклык һәм чиновникларның ни белән шөгыльләнүләрен ныграк аңлату кирәклеген тагын да бер кат сызыклый".

 

Чыганак: Лента.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев