Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чир­ли­се­без кил­ми

Шәһәрдәшләребездән коронавирус инфекциясе турында сораштык, прививка ясатуга ничек карауларын белештек.

Ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се күп­ме иҗат ке­ше­сен як­ты дөнь­я­дан алып кит­те. Ка­мал те­ат­рын­нан ярат­кан ар­тист­ла­ры­быз -  Ай­дар Ха­физ, Хә­лим Җә­лә­ев, кү­ре­нек­ле му­зы­кант­лар ва­кыт­сыз ки­теп бар­ды.  Дус-ту­ган­нар ара­сын­да да чир­лә­ү­че­ләр күп бул­ды, бик авыр ки­че­рүч­ләр дә оч­ра­ды. Без Ал­лаһ­ка шө­кер, чир­лә­мә­дек. Чир­ли­се­без дә кил­ми. Бу яшь­кә җит­кәч, хро­ник чир­лә­ре­без дә җи­тәр­лек. Без ке­ше­ләр бе­лән оч­ра­шыр­га, ара­ла­шыр­га яра­та­быз. Онык­ла­ры­быз еш ки­лә. Ба­ла­лар – ви­рус­ны йөр­тү­че­ләр бит. Ко­ро­на­ви­рус эләк­сә, без­нең ке­бек хро­ник чир­ле ке­ше­ләр­нең аны җи­ңә ал­ма­вы да бар бит. Кур­кып яшә­гән­че, вак­ци­на яса­тыр­га бул­дык. Вә­сим­нең Әл­мәт­тә­ге абый­сы­ның га­и­лә­се дә, бар­лык ки­лен­дәш­лә­рем дә, без дә вак­ци­на­ны ясат­тык. 14 июль­дә икен­че ком­по­нен­тын да ал­дык. Ал­лаһ­ка шө­кер, үзе­без­не ях­шы хис итә­без.

Асия һәм Вә­сим Әх­мәт­шин­нар.

­Мәҗ­бүр ит­мә­де­ләр

­Мин яр­ты ел элек бик ка­ты чир­лә­дем, ан­ти­тән­чек­лә­рем дә бар, әм­ма ба­ры­бер вак­ци­на яса­там. Җәй бу­е­на лок­даун­да уты­ра­сым кил­ми. Мәс­кә­ү­дә­ге яки Уфа­да­гы ке­бек вак­ци­на­сыз ке­ше­ләр­не ки­но­га, ка­фе, му­зей­га керт­мәү хә­ле­нә ка­ла­сым кил­ми. Бер­се дә мәҗ­бүр ит­мә­де, мин үзе­мә эш­лим, үзе­мә-үзем ху­җа. Бу – ми­нем ка­рар. Укы­дым, өй­рән­дем, иң ыша­ныч­лы­сы “Спут­ник V” ди­гән нә­ти­җә­гә кил­дем. Дус­тым кап­ма-кар­шы фи­кер­дә,  аның бе­лән дә ки­ңәш­ләш­тем. Вак­ци­на яса­ту­чы­лар күп бул­ган са­ен чир­лә­ү­че­ләр ки­мер иде. Ир­тә­ме-соң­мы ба­ры­сы да вак­ци­на яса­та­чак. Үз­лә­ре ки­лә­ме мо­ңа, мәҗ­бүр итә­ләр­ме – мө­һим тү­гел. Апам Бе­ла­рус­та­гы хас­та­ха­нә­дә, “кы­зыл зо­на” да эш­ли, ул да “Спут­ник V”ны ки­ңәш ит­те.

Вла­ди­мир Габд­рах­ма­нов.­

Я­са­тыр­га җы­е­на­быз

­Ту­га­ны­быз­ның улы Ка­зан­ның 7нче ши­фа­ха­нә­сен­дә “кы­зыл зо­на” да эш­лә­де. Төр­ле хәл­дә­ге авы­ру­лар­ны күр­гән ке­ше һәм та­биб бу­ла­рак, ул ба­ры­быз­га да  ко­ро­на­ви­рус­ка кар­шы вак­ци­на яса­тыр­га ки­ңәш ит­те. Йө­рә­ген­дә кар­ди­ос­ти­му­ля­тор бул­ган 71 яшь­лек апам Гөл­зия при­вив­ка ал­ды. Без ту­га­ны­быз­ның ки­ңә­шен то­тып, вак­ци­на яса­тыр­га җы­е­на­быз, чөн­ки бу кот­лы­гы­сыз. Вак­ци­на ясат­кан ке­ше­ләр­нең авы­ру­ны җи­ңел үт­кә­рү­лә­рен үзе­без күр­дек. Са­бан­ту­е­на ту­ган­на­ры­быз җы­е­лыш­кан иде. Ан­нан соң кү­бе­се ко­ро­на­ви­рус бе­лән чир­лә­де. Кай­сы­сы Кук­ма­ра­да, кай­сы­сы Ка­зан­да хас­та­ха­нә­дә ятып чык­те. “Үләм” дип, кур­кып яту­чы­ла­ры да бул­ды. Ә вак­ци­на ясат­кан 60-70 яшь­лек ту­ган­на­ры­быз җи­ңел­чә ге­нә чир­ләп ал­ды. Шу­ңа кү­рә имеш-ми­меш­ләр­гә күз йо­мып, вак­ци­на­ны без дә яса­тыр­га дип то­ра­быз.

Рәм­зия Фәй­зул­ли­на.

С­порт­чы­лар да чит­тә кал­мый

“­КА­МАЗ-мас­тер” ко­ман­да­сы җи­тәк­че­се, ТР Дә­ү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты Вла­ди­мир Ча­гин 7нче ши­фа­ха­нә­дә “Спут­ник V”  вак­ци­на­сы­ның бе­рен­че ком­по­нен­тын ясат­ты. “Вак­ци­на­ны ясат­мау ту­рын­да уй­ла­га­ным да бул­ма­ды. Хас­та­ха­нә­ләр­гә дә­ва­ла­ныр өчен тү­гел, ә сә­ла­мәт­лек­не  ны­гы­ту өчен йө­рер­гә ки­рәк. Ту­ры­сын әй­тәм – при­вив­ка яса­ту ясат­мау һәр­кем­нең үз эше. Без­нең эш­тә, зур спорт­та чир­ләр­гә ва­кыт юк. Вак­ци­на яса­ту чир­ләү кур­кы­ны­чын ки­ме­тә, шу­ңа кү­рә бу – дө­рес ка­рар”, - ди­де ул. Вла­ди­мир Ча­гин уз­ган ел­ның ию­лен­дә ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се бе­лән чир­лә­гән бул­ган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус чир авыру сәламәтлек