Чулман өстеннән юл туры, дип адашкан
Яңалыклар тасмасы

Чулман өстеннән юл туры, дип адашкан

Чаллыдан туры гына Чулман елгасы аша Тарловкага барырга чыккан хатын-кыз караңгыда адашып коткаручыларны чакырган.

59 яшьлек хатын кич белән караңгы төшүгә карамастан Тарловкага туры гына елга аша кайтырга чыга. Бара торгач үзенең адашуын аңлый. Елый-елый аптырап беткәч үзенең кәрәзле телефоны барлыгын искә төшерә һәм коткару хезмәтен чакыра. Аны тиз арада телефон сигналы аша табалар, ярга алып чыгып табибларга тапшыралар. Хатын-кыз җиңелчә өшегән була.

 

МЧС фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 пожар огонь мчс

Нет комментариев