Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәй янына - тәмле прәннек (рецепт)

Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора.

Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Аны пешерү өчен кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г камыр көпшәкләндергеч, кирәгенчә он.
Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.

Пешерү тәртибе. Йомырканың сарысын агыннан аерабыз.  Камыр өчен барлык ингредеинтларны кушып, яхшылап болгатабыз һәм, кирәгенчә он салып, йомшак итеп камыр басабыз. Әзер камырдан түгәрәк прәннекләр формашлаштырабыз һәм майлы табага тезеп салабыз. Прәннекне духовкада, башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз.

Йомырка агына шикәр комы кушып миксер ярдәмендә яхшылап күпертәбез һәм әзер прәннек өстенә салып чыгабыз.

фото: powar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт