Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чит илгә ялга китүчеләр вируслар турында беләме?

Чаллының Роспотребнадзор идарәсе туристик агентлыкларга белешмә кәгазьләре юллады.

Тиздән отпусклар чоры башлана. Кем Төркиягә, кем Таиландка китәчәк. Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев чит илгә очар алдыннар ныклап уйларга киңәш итә. “Төркиядә җир тетрәгәннән соң, эчәк инфекцияләре киң таралды. Шул ук Таиланд, Балида да эпидемиологик ситуациянең авыр булуын онытмаска кирәк”, - ди ул.

Мисал өчен, Балида малярия, черки тешләве нәтиҗәсендә сары лихорадка, ашказаны тифы һәм башка шундый авырулар белән чирләү куркынычы бар. Роспотребнадзор идарәсе шәһәрнең бөтен туристик фирмаларына авырулар турында белешмә кәгазьлләре юллады. Туристик агентлык белгечләре клиентларына боларның барысын да аңлатырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәйге ял ял җәй туристлар