Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

COVID-19 белән авыручы йөкле хатын-кызларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә кабул итәләр

COVID-19 белән авыручы йөкле хатын-кызларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә кабул итәләр. Бер ел эчендә барлыгы 267 булачак әни мөрәҗәгать иткән.

Бүген биредә 18 хатын-кыз, алар арасында прививка ясатучылар юк. Әйтик, Мария исемле булачак әни йөклелекнең 14 нче атнасында, үпкәләренә 8% зыян тигән. Шуңа да карамастан, ул прививка ясатырга җыенмый. «Без ирем белән вакцинациягә каршы. Киләчәктәге нәтиҗәләрдән куркабыз», - ди ул.
Яр Чаллының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Татьяна Әгъләмова сөйли: «Озак вакыт дәвамында дәвалануга караганда, өстәвенә шикле уңыш белән,  прививканы хәзер ясату хәерлерәк. Без табиблар, без кешеләрне дәвалыйбыз, без: «Ни өчен авырдыгыз?» дип сорамыйбыз».  

Ул шулай ук шәһәр халкына мөрәҗәгать итә: «Нигә сез әле хаман вакцинация узмадыгыз? Ни өчен сез үзегезне һәм якыннарыгызны сакламыйсыз? Ни өчен сез бөтен кешелекне саклап калырга тиешле күмәк иммунитеты булдыруда үз өлешегезне кертмәдегез? Кызганычка каршы, пациентлар табиблар күз алдында китеп баралар, алар нәкъ менә киләчәктәге нәтиҗәләрдән курыккан кешеләр. 70-80%лы иммун катлам гына бөтен кешегә тыныч тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирәчәк».

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус