Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

COVID-19ны җиңел үткәрүчеләрдән вирус йогамы?

Мечников исемендәге Вакцина һәм сывороткалар фәнни-тикшеренү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Зверев "Парламентская газета"га биргән интервьюсында кемнәрдә коронавирусны авыр күчерү куркынычы азрак булуы турында сөйләгән

"Бу авыруны кан әйләнеше, яки иммун системасы эшчәнлеге бозылган хроник авырулар авыр кичерә. Башкаларга, битлек режимын һәм гигиена нормаларын үтәгәндә, бернәрсә дә янамый диярлек", - дигән Зверев.

Шулай ук белгеч, авыруларны җиңел формада кичерүчеләрдән дә инфекция йоктыру куркынычы зурмы, дигән сорауга җавап биргән.

"Бу очракта зарарлану дозасы бик мөһим. Әлеге вирусны авыр үткәрүче кешеләрдән йоктыру ихтималы югарырак булуы аңлашыла. Әмма монда турыдан-туры бәйлелек юк", - дип ассызыклаган ул.

Шул ук вакытта Зверев инфекцияне җиңел формада кичерүчеләрнең җәмгыять өчен азрак куркыныч тудыруын билгели.

Фото:ria.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус