Шəhри Чаллы

Дагстанда татар халкының гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеләрен чагылдыручы күргәзмә булып узды

Шушы көннәрдә «Нарын-Кала» Дербент цитаделе территориясендә гауптвахта бинасында «Туган Тел - халык җаны» күргәзмәсе ачылды.

Әлеге чара Дагстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты һәм «Тарихи-туган якны өйрәнү музее» МАМУ инициативасы белән үткәрелә.
Күргәзмәдә Кама буенда урнашкан күпмилләтле шәһәрнең һәм татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекләрен  чагылдыручы 150 уникаль артефакт һәм этнография әйберләре тәкъдим ителде.
Рус география җәмгыятенең Яр Чаллы бүлеге ярдәме белән тормышка ашырылган Татарстан Республикасы халкының күпмилләтле булуы турындагы заманча фотопроект күргәзмәгә килүчеләрдә аеруча зур кызыксыну уятты.

http://nabchelny.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: