Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Данир Сабиров Салават балыкка баргач очрашканнар

Пародия остасы Данир Сабиров Салават белән бер компаниядә балык тотасын алдан белмәгән. Бервакыт аңа: "Әйдә, балыкка барабыз", - дип бер дусты шалтырата. - Дустымның дусты Салават абый белән таныш икән. Бер компаниягә эләгүебезне шунда гына аңлап алдым. Салават абый да киләсен белгәч, әлбәттә, бардым. Минзәләдән ерак түгел, Ык елгасы буенда...

Пародия остасы Данир Сабиров Салават белән бер компаниядә балык тотасын алдан белмәгән. Бервакыт аңа: "Әйдә, балыкка барабыз", - дип бер дусты шалтырата.

- Дустымның дусты Салават абый белән таныш икән. Бер компаниягә эләгүебезне шунда гына аңлап алдым. Салават абый да киләсен белгәч, әлбәттә, бардым. Минзәләдән ерак түгел, Ык елгасы буенда эре чуртан балыклары тоттык. Бик күңелле булды. Көймә йөртүче Салават абыйны гына тыңлый. Уйладым-уйладым да, көймә йөртүчене кызык итәргә булдым. Салават абый шикелле әйтеп күрсәттем. Тавышымны Салават абыйныкы дип уйлап, көймәне башка якка бора башлады. Салават абый: "Кая киттең инде!" - дип кычкырырга тотынды. "Салават Зәкиевич, аны сез әйтмәдегезмени?" - дип сорады аннары. Көлә-көлә эчләр катты. Шаяртмый да булмый бит, - диде Данир Сабиров.

Шулай итеп алар 6 сәгать буе балык тотканнар. Кайтыр юлга чыкканда көймәләрен генә урыннарына утырта алмыйча интеккәннәр. Данир үзен бик сабыр кеше түгелмен, ди. Ә менә Салават Фәтхетдиновны балык тотуда бик сабыр кеше дип саный.

http://akcharlak.com/article/danir-sabirov-salavatny-ze-bel-n-minz-l-d-balyk-totkan-audio/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев