Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дару кабарга ашыкмагыз!

Сез дә башыгыз авырта башласа, даруга ябышасызмы?

Ябышасыздыр шул. Баш авыртса да, хәтта авыртмаса да... Чөнки күнеккәнбез. Ә бит даруның файдасыннан бигрәк зыяны күп. Менә гади генә киңәшләрне белү баш авыртуын басарга ярдәм итәчәк.  
Кинәт баш авырта башласа, тизрәк баш киемен салырга кирәк. Шулай эшләсәң, кан тамырларына басым кими, кислород яхшырак үтеп керә башлый.
1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр – ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыеклатыр.
Авырту һаман да кимемәсә, күзне йомып, берни турында уйламыйча тыныч кына ятып торырга кирәк. Яткан килеш бармакларга, чигә һәм ике колакка массаж ясарга була.
Авырту бер дә басылмаса, дару эчәргә ашыкмагыз, болай эшләп карагыз:
*лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп торыгыз;
*1 стакан җылы суга 1 лимон сутын сыгып эчегез;
*атнага бер тапкыр булса да кәбестә суты эчү баш авыртуыннан саклый;
чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп тору да булышыр.
Әлегә менә шулар, дип язган "Акчарлак".

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев