Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Даруханәләрдә сатуда кирәкле дарулар юк

"Даруханәләрне тагын бер кат игътибар белән карап чыгуыгызны сорыйм?, - диде мэр

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда 962 яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 180,1 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 23%ка түбәнрәк. Узган ял көннәрендә COVID-19 диагнозы Чаллының җиде кешесендә расланган. "Мөрәҗәгать итү дәрәҗәсе, узган атнадагы кебек үк, тотрыклы югары дәрәҗәдә кала бирә", - дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.

Наил Мәһдиев шәһәрнең дәвалау учреждениеләрендә һәм даруханәләрендә дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты: "- Даруханәләрне тагын бер кат игътибар белән карап чыгуыгызны сорыйм. Аңлашыла, бу-шәхси учреждениеләр, әмма алар безнең шәһәрдә эшчәнлек алып бара. Шуңа күрә уңайлы форматта алар белән аралашырга кирәк булачак. Кайбер даруханәләрдә сатуда кирәкле дарулар юк. Дәвалау-профилактика учреждениеләре буенча кисәтүләр бар".

"- Без аңлыйбыз, финанслау, дарулар сатып алу-республика дәрәҗәсендәге вәкаләтләр. Әйдәгез, республикага чыгыйк. Һәр факт буенча кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә кагылышлы чаң кагарга кирәк. Авырлыклар булырга мөмкин, әмма алар хәл ителергә тиеш", - диде мэр

Чыганак: nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев