Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатка рәхмәтебез зур

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә даими ярдәм итә. «Картлар йортларында яшәүчеләр шәһәрдә, республикада, илебездә барган вакыйгалардан читтә калмыйча, барлык яңалыкларны белеп торырга тиеш», – дип «Картлар һәм инвалидлар интернаты»нда тәрбияләнүчеләргә «Шәһри Чаллы» газетасы яздырып бүләк итте.

Әлеге учреждение директоры Илгизәр Сәлимханов: «Бүгенге көндә бездә төрле язмышлы 68 кеше яши.  Тамаклары тук, өсләре бөтен, иҗат коллективлары килеп концертлар куя.  Бәйрәмнәрдә күңелләрен күрергә, туган көннәренә үзләре теләгән бүләкне бирергә тырышабыз. Депутат Николай Атласов  бүләге – «Шәһри Чаллы» газетасын өлкәнрәк яшьтәгеләр яратып укый. Без аңа да, эчтәлекле газета нәшер итүче редакция коллективына да рәхмәтле», – диде.
Без барган көнне Нина Мазуренконың туган көне иде.  Ул биредәге хезмәткәрләрдән канәгать, газеталар укып шәһәрдәге хәлләрдән хәбәрдар булуын әйтте.
Нина Сергеевна 1970 елда Чаллыга комсомол юлламасы белән килгән. «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Ире белән уллыкка алып малай үстергәннәр. Ире вафат булган, улы Мәскәүгә китеп урнашкан, гаилә корып балалар үстерәләр.
Нина Сергеевна ялгызы калгач бирегә килгән. Тик ул хәзерге тормышыннан зарланмады. «Әлегә барысы да яхшы. Директор да, хезмәткәрләр дә әйбәт. Нәрсә сорасак, шуны китерәләр. Тәмле ашаталар, бүлмәләр җылы, урын-җир, өс-башыбыз чиста. Барысы өчен дә рәхмәт», – диде. Интернатта тәрбияләнүчеләрнең язмышлары белән газетабызның киләсе саннарында якыннанрак таныштырырбыз. Биредә тәрбияләнүчеләргә күбрәк күңел җылысы, игътибар кирәк. Николай Атласов кебек олы җанлы җитәкчеләр аларга ярдәм кулы сузып, игелекле гамәлләр башкарсыннар иде.


P.S. Хөрмәтле укучыларыбыз, 2022 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру башланды. Киләсе елда да бергә булыйк. «Шәһри Чаллы» газетасына элемтә бүлекләрендә һәм редакциягә килеп язылып була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яздыру