Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлар авыру балаларга бүләкләр тапшырдылар

“Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе хәйрия акциясе уздырдылар, аның барышында республика хастаханәләрендә коронавирус инфекциясеннән дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырылды.

Депутатлар авыру балаларга бүләкләр тапшырдылар

“Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе хәйрия акциясе уздырдылар, аның барышында республика хастаханәләрендә коронавирус инфекциясеннән дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырылды. Видеоконференция режимында

узган чарада муниципалитетларның хатын-кыз депутатлары һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама балалар хастаханәләренең баш табиблары катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова бүгенге шартларда хәйрия эшчәнлеге безнең республикада тормыш нормасына әверелә, дип билгеләп үтте. Чаллы Шәһәр Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова балаларның тиз арада сәламәтләнүен теләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Хатын-кыз депутатлар тарафыннан җыелган балалар өчен яңа ел бүләкләре шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибына тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев