Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүләт Думасы депутаты хәбәр иткәнчә, 4 комплекс ишегалдында күп функцияле мәйданчыкны карап тоту мәсьәләсе хәл ителде

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәренең 4 комплексында яшәүчеләрнең үз ишегалларындагы күп функцияле мәйданчыкны карап тоту мәсьәләсен хәл итә алуы турында хәбәр итте. «Бүген Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов белән 4/21 һәм 4/22 йортлар арасында урнашкан ишегалдында булдык. ТИҮ, идарәче компания вәкилләре, йортларда яшәүчеләр белән бергә яңа мәйданчыкны карадык һәм канәгать калдык – ул яңартылган, идарәче компаниягә беркетелгән һәм төрле яшьтәге кешеләрне янәдән уңайлылыгы белән сөендерә», – дип шәрехләде депутат.

«Исегезгә төшерәм, җәй көне миңа 4 комплекста яшәүчеләр үз ишегалларындагы җәмәгать пространствосының торышы тиешле дәрәҗәдә булмавы турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Йорт арасындагы территориянең хуҗасы юк иде, димәк, аның артыннан берәү дә карамаган. Үз вакытында, ә бу 3 ел элек, эшләр рәсмиләштереп бетмәгән булган, шуңа күрә мәйданчыкны беркемгә дә карауга тапшырмаганнар. Ишегалды вакытлар узу белән күңелсез хәлгә килгән: спорт кырында чүп үләннәре үскән, таганнар ватылган, комлык яңгырдан агып беткән. Ул чакта мин Башкарма комитет җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем, бергәләп мәсьәләне хәл итү юлларын табарга тәкъдим иттем. Бүген без мәсьәләнең чишелешен күрәбез, һәм мин үз якташларым өчен бик шат», – дип өстәде Когогина. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды