Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дмитрий Песков ир-атларга повесткалар тапшыру турындагы хәбәрләргә ачыклык кертте

Липецк өлкәсе хакимияте төбәктә яшәүче кайбер ир-атларның хәрби комиссариатлардан повесткалар алуы турында хәбәр иткән.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков төбәкләрдә хәрби комиссариатларның ир-атларга повесткалар тапшыру турындагы хәбәрләрне аңлатып үткән. Аның белдерүенчә, бу гадәти эш. "Кремльдә мобилизациянең яңа дулкыны турында сүз юк", - дигән Песков. Бу хакта ТАСС яза.

“Әлеге мәсьәлә буенча бернинди дә фикер алышулар алып барылмый. Мәгълүматлар базасын яңартуга килгәндә, даими эш бу”, – дигән Кремль вәкиле.

Алдагы көнне Липецк өлкәсе хакимияте төбәктә яшәүче кайбер ир-атларның хәрби комиссариатлардан повесткалар алуы турында хәбәр иткән. Чиновниклар моны мәгълүматларны аныклау өчен генә кирәк булуын аңлаткан. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм телеграмм-каналлар Россиянең башка төбәкләрендә дә повесткалар тарату турында хәбәр иткән, дип яза https://vatantat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт