«Дневник татарина» блогы авторы Рәмис Гыйльметдинов Чаллы китапханәсенә очрашуга чакыра

Шәһәр үзәк китапханәсе "Китапханәдә төн – 2022" акциясе кысаларында кызыклы очрашулар үткәрә.
28 май көнне 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр Чаллының Муса Җәлили исемендәге үзәк китапханәсендә "Китапханәдә төн – 2022" социаль-мәдәни акциясе үтәчәк. Биредә Андрей Ухандеев белән комикслар лабораториясенә сәяхәт кылырга, утлы кылычлар белән идарә итәргә, бию баттлында катнашырга, өстәл теннисы уеннарында көч сынашырга мөмкин булачак.
Шулай ук урында Түбән Камадан килгән рәссам Айзирәк Мустафинаның иҗат эшләреннән торган күргәзмә дә эшләячәк. Теләге булганнарга уен коралларында уйнарга өйрәнү, «Капоэйра» хәрби көрәш алымнарын үзләштерү һәм пластилиннан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар да оештыру күздә тотыла.
Әдәбиятне үз итүчеләр өчен бу төндә «Моңлы чишмәләрдән су эчеп” дип исемләнгән чара да тәкъдим ителәчәк. Аның барышында “Ләйсән” әдәби берләшмәсе әгъзалары белән танышырга мөмкин булачак.
«Китапханәдә төн – 2022» чарасын блогерлар да читләтеп үтмәс, дип өметләнә чараны оештыручылар. Биредә бу төнне танылган татар блогеры, «Дневник татарина» блогы авторы Рәмис Гыйльметдинов белән очрашу оештырылачак.
Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52. Адресы: Ямашев бульвары, 4/ 14А йорты, Шәһәр үзәк китапханәсе.
фото: Рәмис Гыйльметдиновның Вконтакте битеннән алынды
чараның афишасы:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 16:26Туңдырманы үзебез ясыйбыз (рецепт) Тиз, җайлы эшләнә, балачактагы туңдырма тәме килә. Тәме фантазиягезнең байлыгыннан тора.4501
-
7 июль 2022 - 14:25Чаллыда легендар скульптураларны яңарталар ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов сүзләренә караганда, иҗат элементларында ярыклар барлыкка килгән.6500
-
7 июль 2022 - 13:20Блогер Дания Дәүләтьянова черкидән саклый торган крем рецепты тәкъдим итә Блогер Дания Дәүләтьянова черкидән саклый торган бик җиңел, әмма булыша торган крем рецепты белән бүлешә.7300
-
7 июль 2022 - 12:55Данлыклы көрәшче "Копчёный" турында китап дөнья күрде Бу - шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның беренче проза китабы.7600
-
7 июль 2022 - 12:30Чаллыда 28 яшьлек ир-ат батып үлде Әлеге очрак буенча тикшерү эше бара. Фаразлар буенча ул елгада тәүлеккә якын яткан.12600
-
7 июль 2022 - 12:25Татарстанның бер районында Юрий Шатунов истәлеген мәңгеләштергәннәр Әгерҗедә яшәүче үзешчән рәссам Радик Ибрашев, бетон диварда Юрий Шатуновның портретын ясап, июнь ахырында вафат булган җырчының истәлеген мәңгеләштергән.6700
-
7 июль 2022 - 12:00Саклык чарасын уйлап кулланмаган Чаллыда борычлы газ тәэсиреннән зыян күргән ир-атларны ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә алып киткәннәр.5400
-
7 июль 2022 - 11:55«Күңел» радиосында шатлыклы вакыйга «Күңел» радиосының алыштыргысыз алып баручысы Алмаз Әгъләмов Россия Федерациясенең мактаулы доноры исеменә лаек булган.7101
-
7 июль 2022 - 11:45Гарәфәт көнендә ураза тоту өчен сәхәр һәм авыз ачу вакытлары, ният догасы "Хаҗда булмаган кешеләр исә бу көнне ураза тотсалар бик зур савапларга ирешерләр", - ди дин әһелләре.10901
-
7 июль 2022 - 11:30Чаллыда хәләл ярминкә үтәчәк Чара 9 июль көнне үтәчәк Корбан Гаете бәйрәменә багышлап оештырыла.8701
-
7 июль 2022 - 11:25Хастаханәдә дәваланучы Марат Яруллинның хәле ничек? Без татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин авырый дип язган идек.9500
-
7 июль 2022 - 11:01Су керергә барганда энә яки булавка алырга онытма! Ни өчен? Кайвакыт син үзеңә үзең генә булыша аласың. Шуңа да бу кагыйдәләрне игътибарсыз калдырма.6000
-
13 гыйнвар 2018 - 12:3511 бистәдә янгын
-
29 ноябрь 2017 - 06:59Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
-
7 июль 2022 - 09:51Балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче этабы башландыЧара балалары мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүчеләргә исәпләнгән.5800
Газета выходит два раза в неделю, по средам и пятницам. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Шəhри Чаллы"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Юсупова Резида Махмутовна
Адрес редакции: РТ, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, 9
Телефон редакции: 57-01-19
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика