Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дүртьюллык өчен – затлы китап. Бәйгебез дәвам итә!

«Китап укыйк» бәйгесе катнашучылары өчен иртәгедән тавыш бирү башлана. Дүртьюллыкларыгызны исә бүген кичке 9га кадәр җибәреп калырга ашыгыгыз.

«Шәһри Чаллы» газетасы «Китап укыйк» дип исемләнгән өр-яңа бәйге игълан иткән иде. Конкурста җиңүчегә искиткеч шәп бүләк – танылган язучы Зифа Кадыйрованың имзасы куелган «Яраларың белән яратырмын...» дигән китабын әзерләдек.

Бәйгедә Чаллыдан гына түгел, Түбән Кама, Актаныш, Кама Тамагы районнарыннан да катнашырга теләк белдерүчеләр булды. Конкурс шартлары буенча без бер атна дәвамында укучыларыбыздан үзләре язган дүртьюллыкларын кабул иттек.

Иртәгедән, ягъни, 18 марттан 23 март 12.00 сәгатькә кадәр исә «Шәһри Чаллы» газетасының рәсми сайтында (http://shahrichalli.ru/) алар өчен тавыш бирү булачак. 

Безнең белән калыгыз! «Китап укыйк» бәйгесе җиңүчесен бергәләп билгелик! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс