Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Думада сәнгать әсәрләрен бозучыларга карата канун кабул итмәкчеләр

Дәүләт Думасының мәдәният мәсьәләләре комитеты башлыгы Станислав Говорухин сәнгатьтә әхлакый чикләүләр һәм мәдәният объектларын ванадлизмнан яклау турында берничә тәкъдим белән чыккан. Бу тәкъдимнәр 17 ноябрьдә үк каралырга мөмкин дип яза "Коммерсант". Говорухин җинаять һәм административ хокук бозулар кодексларына кырысрак чаралар кертергә сорый. Әйтик, сәнгать әсәрен бозу өчен 1 миллион сумга...

Дәүләт Думасының мәдәният мәсьәләләре комитеты башлыгы Станислав Говорухин сәнгатьтә әхлакый чикләүләр һәм мәдәният объектларын ванадлизмнан яклау турында берничә тәкъдим белән чыккан. Бу тәкъдимнәр 17 ноябрьдә үк каралырга мөмкин дип яза "Коммерсант".

Говорухин җинаять һәм административ хокук бозулар кодексларына кырысрак чаралар кертергә сорый. Әйтик, сәнгать әсәрен бозу өчен 1 миллион сумга кадәр штраф һәм ике елга кадәр төрмәгә утырту тәкъдиме кертелә.

Моннан тыш, депутатлар административ хокук бозулар кодексына сәнгать әсәрен мыскыллау маддәсен кертергә һәм "фильмнарны, әдәби әсәрләрне, сәнгать яки халык иҗаты әсәрләрен халыкка чыгаруга киртә куйган өчен" штраф салырга тәкъдим итә.

Говорухинның әлеге башлангычы кайбер активистларның "җәнҗал тудырган" күргәзмәләрне ябу таләбенә җавап булды. Бертуган Люмьер исемендәге фотография үзәгендә Джок Стерджесның күргәмәсе шау-шу куптарган иде. Ноябрь башында Говорухин Николай II һәм балерина Матильда Кшесинская турындагы Алексей Учительнең "Матильда" исемле фильмын баш прокуратура тарафыннан тикшерелүен дә тәнкыйтьләп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X