Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Джигарханян байлыгына кемнәр өмет итә?

18 декабрьдә халык артисты мирасы турында эш ачылган.

Армен Джигарханянның тәрбиягә алынган улы ноябрь аенда вафат булган халык артисты мирасы турында эш ачкан. Ул - актерның бердәнбер варисы. Степан Джигарханян – актерның икенче хатыны, актриса Татьяна Власованың улы. Джигарханян аны бер яшеннән үстерә һәм үз фамилиясен бирә. Актерның үз балалары юк. Кызганычка каршы, беренче никахтан туган кызы Елена 23 яшендә фаҗигале һәлак була.

Степан Джигарханян кирәкле документларны киләсе елның җәенә алачак.

Билгеле булуынча, Армен Джигарханян Виталина Цымбалюк-Романовскаяга өйләнгән вакытта, үзенең мөлкәте хатынга күчәргә тиеш булган документ төзи. Әмма аерылышканнан соң, ул васыятьне кире ала, дип хәбәр итә ТАСС.
Армен Борисович 2020 елның 14 ноябрендә 85 яшендә йөрәк өянәгеннән соң вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев