Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Егылып төшкәнме, әллә ыргытканнармы?

Песинең аяклары сынган. Аңа гипс салачаклар.

Бүген “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясенә волонтёрлар мөрәҗәгать итте. Алар Мәләкәс аръягындагы 22/08 йорты янында имгәнгән песигә тап булалар. Баштарак аны югары каттан ыргытканнар дип уйлыйлар. "Билгеле, мәче үзе егылып төшкән булырга да мөмкин", - дип фаразлый волонтерлар.  

Шунысы төгәл мәгълүм - хайван бик нык җәрәхәтләнгән. Ул бары алгы аяклары белән генә шуышып йөрергә тырыша. Хуҗасы аны чыгып ала, әмма ярдәм итәргә ашыкмый. Авыртудан газапланып, песи төне буе кычкырып чыга. Шуңа күрә бүген волонтёрлар бергә җыелып, әлеге песигә ярдәм итәргә булалар. Хуҗасыннан алып, ветеринар-табибка күрсәтәләр. Песинең аяклары сынган. Аңа гипс салачаклар.  

Лилия Хәбибҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X