Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәге 159 кешене эшкә урнаштырган
Ел башыннан кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 299 граждан мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә эшсезләр сыйфатында 1 070 кеше исәптә тора. Бу хакта «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,38% тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча бу сан 0,52% тәшкил итә.
Бүгенге көндә кадрлар үзәгенең мәгълүматлар банкында 7 512 вакансия бар. Шәһәрнең 1 301 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Ел башыннан 159 кеше эшкә урнаштырылган.
«Ел башыннан эшсезлек буенча пособие өчен 4 млн 516 мең сум акча тотылган», – дип аңлатты Татьяна Быданова.
http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев