Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Электрон сатулар акчаны янга калдыра

Нәтиҗәдә 189 млн сум бюджет акчасы янга калган.

2019 елда шәһәрдә муниципаль бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 3 млрд 703 млн 702 мең сумлык сатып алулар үткәрелгән. Нәтиҗәдә 189 млн сум бюджет акчасы янга калган. Икътисадый нәтиҗә, нигездә, электрон аукционнар үткәрү хисабына ирешелгән, алар сатып алуларның максималь үтә күренмәлелеген тәэмин итә.
Муниципаль заказ бүлеге башлыгы Азамат Вилданов әйтүенчә, узган ел бүлек тарафыннан 2 487 электрон аукцион үткәрелгән.
Акчаларның шактый күп өлеше мәгариф учреждениеләрендә балаларны ашатуныоештыруга (968 млн сум), юлларны һәм яңгыр канализацияләрен карап тотуга һәм агымдагы ремонтлауга (328 млн сум), балаларның ялын оештыруга (152 млн сум), мәгариф учреждениеләрен капиталь һәм агымдагы ремонтлауга (98 млн сум), “Автостанция” тукталышы районында җәяүлеләр өчен җир асты кичүе төзелешенә (92 млн сум) һәм башка социаль әһәмиятле чараларны тормышка ашыруга тотылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев