Яңалыклар тасмасы

Елга круизлары тукталырга мөмкин

Туроператорлар фикеренчә, әлеге хәлләр эчке елга туризмына куркыныч тудыра.

Бер ай эчендә бензин бәяләре өч тапкыр үсте. АИ-92 маркалы бензинның литры Казанда - 39,20 сум, АИ-95 – 41,73; дизель ягулыгы – 41, 60 сум тора.

Майда уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, машина хуҗаларының 49 проценты руль артына утырырга җыенмый. Ә елга круизлары буенча туристик операторлар юлламаларны элек ягулыкка бәяләр арзанрак булганда сатканлыктан, хәзер бу хәлдән ничек чыгарга дип аптырый. Икенче бәла – Иделдә су күләменең түбән булуы. Туроператорлар фикеренчә, әлеге хәлләр эчке елга туризмына куркыныч тудыра, кайбер маршрутлар буенча техник сәбәпләр аркасында үтеп булмаячак.

http://shahrikazan.com

Фото: materiki.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


круиз ял сәяхәт

Нет комментариев