Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эльнара Рав: "Командадагы кызларыма акча эшләргә өйрәнү белән беррәттән рухи байлыкларын үстерүне дә төп максат итеп куям"

Бүгенге көндә тормышы өчен җаваплылыкны үз кулларына алган хатын-кызларны күрү гадәти хәл. Кемнәндер ярдәм көтеп яки "күктән төшәр" дип өметләнеп утырмый алар. Машина йөртәләр, үз эшләрен башлап җибәрәләр. Бу хәл бигрәк тә яшь әниләрдә күзәтелә. Әмма берьюлы гаилә белән шәхси эшне ничек тигез алып барырга соң? Барысына да ничек вакыт җиткерергә? Гадәттә, бер якның зыян күрүе дә ихтимал. Нәтиҗәдә, я гаилә таркалырга мөмкин, я эштән кирәкле файда күрмичә, аны туктатырга, бурычларга батырга мәҗбүр буласың. Үзе әни, ир хатыны, шул ук вакытта шәхси эшен алып баручы Эльнара Рав белән күрешеп, аның үз тәҗрибәсеннән чыгып сорауга җавап эзләдек. Ул LEDY BOSS ONLINE проектының авторы. Анда Эльнара мадти хәлләрен яхшыртырга теләүче хатын-кызларга киңәш-табыш бирә, мастер-класслар алып бара.

– Эльнара, LEDY BOSS ONLINE проектын бер-ике сүз белән тасвирлагыз әле?

– Ул – интернет-проект. Мин аны озак уйлап йөреп, күптән түгел генә башлап җибәрдем. Анда без – эшлекле хатын-кызлар – үз тормышыбызны җайлырак, мулрак итү турында сөйләшәбез, тренинглар уздырабыз. Байлык ул – акча гына түгел, күңел халәте дә. Мин командамдагы кызларга  акча эшләргә өйрәнү белән беррәттән рухи байлыкларын үстерүне дә төп максат итеп куям. Чөнки без – хатын-кызлар –  билгеле бер рухи көч белән дөньяга киләбез. Һәм тормыш дәвамында аны төрлечә кулланабыз. Ул кайвакыт юкка да сарыф ителә. Ә үз эшең белән шөгыльләнү аеруча да күп көч сорый. Әле аннан кала гаиләгә дә, иргә һәм балаларга да  игътибар җиткерергә кирәк.

– Ә ничек аларның барысына да вакыт һәм көч җиткерергә соң?

– Әгәр хатын-кызның энергиясе бар икән, ул аны  үзеннән-үзе барысына да җиткерә. Игътибар итсәгез, кайбер көннәрдә ашарга пешерергә дә, өй җыештытырга, баланы карарга, эшне эшләп кайтырга – гомумән барысына да җитешәсең. Әмма тора-бара, тегеңә-моңа көче дә, вакыты да җитми башлый. Кич җиткәнче үзеңне таш кискән кеше кебек хис иткәсең. Соңрак иртәннән үк хәлсезлек сизелә башлый. Болай булмасын өчен һәр хатын-кыз үз өстендә эшләргә тиеш. Даими үтәлә торган күнегүләр бар. Аңа медитация, җир белән бәйләнешкә керү (“заземление”) алымнары керә. Китаплар уку. Һәм, әлбәттә, беркемнән дә бер ни көтми торган, исәп-хисапка корылмаган, чын йөрәктән булган мәхәббәт. “Мәхәббәтсез хатын-кыз – шайтан таягы белән бер”, дип юкка гына әйтмиләр бит.

– Эльнара, үзең нинди алымнарны кулланасың?

– Мин һәр иртә йокыдан уянгач, әле караваттан да тормыйча кулларымны йөрәк турысына куеп "рәхмәт әйтү" дигән практиканы кулай күрәм. Иң беренче Аллаһка әлеге яңа туган көн өчен, аннары күкрәгемдә типкән йөрәгемә, үземә рәхмәт әйтәм. Җылы өем, якыннарымның янда булуына, һөнәрем – эшем өчен шокер кылам. Сез дә шулай эшләп карасагыз, һичшиксез, үзегездә көч артуын тоярсыз, мин әйткән иде диярсез. Һәм тагын бер мөһим нәрсә – иртән тору белән дә, кич йоклар алдыннан да телефонда казынмаска. Кирәкмәгән яңалыклар, юк-бар видеолар карап, аларны уйлап йөрү, бигрәк тә кат-кат сезгә кагылмаган темага фикер алышу, бездәге шактый көчне бушка сарыф итә. Иң яхшысы, вакытыгызга карап, китап укып алу.

– Үзебезнең энергияне тагын нәрсәләргә әрәм итәбез икән?

– Балалар тәрбияләүгә килсәк, ничек кенә булса да, аңа кычкырмаска кирәк. Кычкырып бар энергиябезне аңа күчерәбез. Бу үз чиратында шартлы рәвештә негатив маятникны тирбәтеп җибәрә. Игътибар итсәгез, аннан соң  бала көнне буе үзен көйсез тота. Аны җайлау өчен безгә өстәмә көч кирәк. Иребез белән дә шул ук хәл. Иң мөхиме тавыш күтәрмәскә! Кычкырган хатынны ир дошман рәвешендә күрә һәм инстинкт буенча үзен яклый башлый. Шулай китә талашу, хәтта кул күтәрүгә үк барып җитергә мөмкин. Моны булдырмас өчен дәшмәскә кирәк. Әйе, бу бер дә җиңел түгел. Минем үземә дә бу зирәклеккә өйрәнергә туры килде.

– Кайдан өйрәндең, Эльнара?

– Студент вакытта эзотерика дигән фән белән кызыксынып киттем. Социаль челтәрдә бер төркемгә тап булудан башланды ул. Мин анда күп нәрсәләргә төшендем. Гадәти караш белән аңлатып булмый торган сорауларыма җавап таптым. Чөнки әти-әни безгә аларны өйрәтмәде. Шул ук үз-үзең һәм тирә-яктагылар белән ничек дөрес мөнәсәбәттә булу, үз-үзеңне дөрес тоту, яклау. Әниләргә балаларына, аеруча да кыз балага, инде балачактан ук боларны өйрәтү мөһим дип саныйм. Минем үземнең ике яшьлек кызым үсеп килә. Һәм мин алдан әйткәннәремнең чын булуын үз тәҗрибәмнән чыгып беләм. Үз-үземне үзгәртеп кенә, баламның да миңа мөнәсәбәте үзгәрүен тойдым. Ул хәзер көйсезләнеп миңа авырлыклар тудырмый. Без сөйләшеп аңлашабыз. Шул рәвешле, аның белән бергә үткәргән вакыттан энергия туплыйм. Ирем белән булган кискен мөнәсәбәтләр дә хәзер гаҗәеп матур ир белән хатын мөнәсәбәтләренә әверелде. Һәм әйтергә кирәк, мин үземне рухи яктан үстергән саен,  үземнең генә түгел, аның  да эшләре яхшыра бара. Чөнки ирләр хатын-кыздан энергия ала. Моны инде галимнәр раслаган.

Сөйләшүнең тулы язмасын безнең @chahrichally инстаграм битенә кереп карый аласыз.

 

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес