Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Элвин Греевич меняет профессию»

22 декабрь «Пирамида» концертлар залында елның иң көтелгән вакыйгасы – XIX Халыкара «Татар Җыры» эстрада фестивале узды.

Әлеге уңайдан Татар радиосының шәхси аккаунтында кызыклы гына пост укырга мөмкин. «Айдар Галимов белән дуэт барлык тамашачы өчен сенсация булды!» дип яза татар радиосы. «Элвин Греевич меняет профессию» дигән кино кайчан да булса төшерсәләр, анда Радикның мондый сүзләре булырга тиеш: «Казань брал, Уфу брал, Россию, Румынию и Казахстан брал... Обычную одежду – нет, не брал...» ? «Елның иң популяр җырчысы» – Elvin Grey – бүген тагын бер бомба шартлатты! – дип өстәгән. Әлеге пост җанатарлар арасында каршылыклы фикерләр тудырган. Кемнәрдер Радикны талант дип язса, кайберәүләр төрлечә төрттергәннәр. «Айдар абый, кесәңне ябык тот, берәр җырыңны урлап качмасын» диючеләр дә, «Авылдашлар бит. Айдар бит белән пычракка егылырга юл куймый» дип яклаучылары да бар. «Бу кием белән Халык алдына чыгарга оялырга кирәк! Кай җире татар моның! Оят!» дип каты гына бәрелүчеләрне дә укырга мөмкин.

«Татнефть-Арена» стадионында 9 мең тамашачы җыйган татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшинның стилистларына  бу турыда уйланырга җирлек бардыр, мөгаен. Халык әйткәнчә, «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» да бит әле.

Г.Гыймадиева

 

 

http://sahne.ru/kheberler/9216.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев