Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грейны прокурор нигә чакырган?

Укучылар җырчыга сораулар биргәннәр.

Җырчы Радик Юльякшин Менделевский районындагы  «Камские зори» приютында тәрбияләнүче балаларга «Твои черные глаза» җырын башкарган. Ул бу районга прокурор Ришат Шакиров чакыруы белән килгән. Прокурорның 17 февральдә туган көне булган.

Башкортстан президентының мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча киңәшчесе үзенең инстаграмында:«Менделеевский балалары мине җылы кабул иттеләр», – дип язган. Укучылар җырчыга сораулар биргәннәр. Бер баланың популяр булу авыр түгелме дигән соравына ул: «Танылган булу – минем балачак хыялым иде», - дигән.  

Җырчы балалар белән бергә «Уфтанма» җырын башкарган. Тиздән җырчы Чаллыга да киләчәк.

Фото «Менделеевские новости» сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу тамаша конкурс мәдәният эстрада