Фәйзулла Хөсниевның үлеме сәбәбе билгеле
Аны туган авылында җирләячәкләр.
Эчке эшләр идарәсенең элекке җитәкчесе Фәйзулла Хөсниевның инфарктан үлүе билгеле.
Исегезгә төшерәбез, Фәйзулла Хөсниевның гомере 12 февральдә өендә өзелде. Аңа нибары 56 яшь иде. Хатыны, улы белән кызы, оныклары калды.
Фәйзулла Хөсниев Чаллының Эчке эшләр идарәсен 10 ел (2003-2013 еллар) җитәкләде. Аның ОПГга каршы көрәшүдә өлеше зур. Лаеклы ялга киткәч, “Камаз” җитәкчесе ярдәмчесе булып эшләде.
Фәйзулла Хөсниев белән хушлашу бүген УВД бинасында сәгать 10.30 узачак. Мәрхүмне туган ягы, Балык Бистәсе районы Биектау авылында җирләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев