Фатирда янгын чыгарган хатын-кызны СИЗОга җибәрделәр
Яңалыклар тасмасы

Фатирда янгын чыгарган хатын-кызны СИЗОга җибәрделәр

Ул үз гаебен таныды.

Шишкин бульварындагы 5 катлы йортта янгын чыгарган 32 яшьлек хатын-кызга суд булды. Аны 2 айга СИЗОга җибәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, янгын 3 апрель көнне икенче катта чыкты. Хокук сакчылары белдерүенчә, исерек хатынны ире бикләп чыгып китә. Тегесе исә үч итеп, киемнәрен яндыра һәм ишеккә ут төртә. Янгынны видеога төшереп иренә җибәрә. Ир-ат кайтып җитеп, аны коткара. Төтен аркасында өченче катта яшәүче яшь пар тәрәзәдән сикерә. Икесе дә тән җәрәхәтләре алалар. 20 яшьлек егет травматология бүлегендә дәвалана, 22 яшьлек кыз – авыр хәлдә реанимациядә. 

Шунысы мәгълүм: ут төрткән хатын ире белән бер бүлмәле фатирны арендалап торганнар. Салынган зыян күләме – 1 млн сум. Хатын-кыз судта гаебен таныды. Аңа карата «белә торып милекне юк итү яки зарарлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев