Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Фәхрине үтереп ташладылар»

Чаллы язучысының яңа китабы дөнья күрде.

Әлеге китапта язучы Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» исемле яңа романы урын алды. Бу әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) химаясендә үткәрелгән әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә 3 нче урынны яулады. 


Бу авторның икенче китабы. Ул 1500 данә булып “Идел-Пресс” нәшриятында бастырылды. 
“Кичә генә шалтыратып әйттеләр. Үзем кулыма тотып та карамаган. Августта презентациясе булырга тиеш,”- дип уртаклашты Равил Сабыр безнең белән. – Узган ел “Ак әби” дигән әкиятләр китабым чыккан иде. Чиратта - пьесалар җыентыгы.”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият яңа китап равилсабыр фәхринеүтерепташладылар