Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Февральдән һәр яңа туган балага 20 мең сум акча түләячәкләр

Россиялеләр өчен әлеге социаль түләүләр февральдән мөмкин булачак.

Яңа югары күләмдә түләүне россиялеләр һәр балага алачак. Әмма акча алу өчен бер мөһим шартны үтәргә туры киләчәк, дип хәбәр итә PRIMPRESS.
Бер тапкыр акчалата түләүне Россиядә туган һәр бала өчен бирәчәкләр. 2022 елның 1 февраленнән мондый бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме артачак. Ул инде 19 981 сумга җитәчәк, ягъни дөньяга килгән һәр бала өчен ата-аналарга 20 мең сум түлиячәкләр.
Белгечләр сүзләренчә, мондый түләү гаилә керемнәре дәрәҗәсенә бәйле түгел һәм теләсә кайсы Россия төбәгендә яшәүче барлык ата-аналарга да тиеш.
Аерма ярдәмнең үзен рәсмиләштерүдә генә. Әгәр баланың әнисе бала тапканчы рәсми эшләгән икән, аңа акчаны рәсмиләштерү өчен үз эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Әгәр дә гаилә беркайда да рәсми рәвештә эшләмәсә, аларга социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Фото: районныеновости.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социальные выплаты