Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фигура бозарга теләмәвең аркасында гына суррогат анадан бала таптыру рөхсәт ителми

Россиядә ел саен суррогат әниләрдән 20 меңнән артык бала туа. Бүген илдә 5,5 миллион гаилә кысырлык аркасында әти-әни булу бәхетеннән мәхрүм.

Дөнья күләмендә исә барлык парларның 20 проценты шундый язмышка дучар. Татарстан буенча төгәл саннар юк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген республикада барлыгы 8 клиникада суррогат ана хезмәте күрсәтелә.
Табиблар әлеге хезмәткә ихтыяҗның елдан-ел артуын да яшерми. Аннан файдаланырга теләүчеләр дә, хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр дә шактый, ди алар. 

* Соңгы арада Россиядә яшәүчеләр арасында суррогат аналарга карата мөнәсәбәт үзгәрә башлаган. Илкүләм тикшеренү үзәге (ВЦИОМ) китергән мәгълүматларга ышансаң, ике ел элек «күке аналар»ны ил халкының 60 проценты хуплаган булса, хәзер андыйлар саны 70 процентка җиткән. 

* Россиядә суррогат ана хезмәтеннән медицина күрсәткечләре буенча гына файдаланып була. Фигура бозарга теләмәвең аркасында гына суррогат анадан бала таптыру рөхсәт ителми. Закон нигезендә, андыйлар бу мөмкинлектән файдалана алмый.

* Суррогат әнидән туган баланы үзенеке итеп рәсмиләштерү өчен, генетик ата-ана ЗАГС идарәсенә туу турында медицина таныклыгын, суррогат ананың ризалык язуын, ЭКО клиникасы белешмәсен тапшырырга тиеш.

* РФ Дәүләт Думасы быел май аенда чит ил гражданнарына һәм Россия гражданлыгы булмаган затларга Россиядәге суррогатлык хезмәтеннән файдалануны тыю турындагы закон проектын кабул итте. Закон проектының яңа редакциясендә каралганча, суррогат ана хезмәтеннән никахта торган РФ гражданнары яки Россия гражданины булган ялгыз хатын-кызлар гына файдалана ала. Хатын-кызның бала таба алмавы медицина күрсәткечләре белән расланырга тиеш. Шулай ук суррогат ана хезмәтен тәкъдим итүченең дә Россия гражданины булуы шарт.  

Сүз уңаеннан, суррогат әни булган Розалия Мәмәтова турында монда язган идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев