Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филипп нигә котырган

Нервылары беткәндер инде...

Филипп Киркоров үзенең ярдәмчеләрен утлы табага бастырган. Ул да булса... Нәрсә өченме?

Муз.ТВ каналында Яңа елда узасы концерт программасын төшергәндә, ярдәмчеләре икенче фонограмманы алып килгәннәр бит.

Ну, эләккән үзләренә шуның өчен. Болай да кара күмер кебек күзләре ут булып янгандыр инде. Ольга Бузованың сөяркәсенең бөтенләй коты очкан, ди. Ул болай да Филиппның кул астына эләгүдән куркып йөргән, имеш.

 

Киркоров, рэпер Давид Манукян (DAVA), Ольга Бузованың бойфренды белән "Ролекс" җырын җырларга тиеш булган. Тик эшләп кенә киттек дигәндә, фонограмманың ул түгеллеге ачыкланган. Шуннан җырчының җеннәре чыккан.

"7 дней" порталы белдерүенчә, "эстрада патшасы" (шундый хәлләрне дә күрдек) ярдәмчеләренә кычкыра башлаган, дөресрәге, начар сүзләр белән эт итеп сүккән.

 Манукян Киркоровның сумкасын кочаклап, җырчы артыннан да калмый, якын да килми, эзенә басып, ияреп йөргән. Шулкадәр куркак икән! Җитмәсә, сәхнәдә бергә җырларга җыенганнар, менә сиңа иҗатташлар!

Филипп Кирекоровның мондый чыгымчылыгы беренчегә генә түгел инде. Ул цех буенча иҗатташлары - Юрий Шевчук, Тимати, Дидье Маруани һәм Жильбер Синуэ белән бер генә талашмаган. Берничә ел элек бер журналистка белән конфликтка кергән булса, быел РФ президентының матбугат сәркәтибе Д. Песковның туган көнендә журналист кызны шулай ук тиргәп ташлаган иде.

Нервылары беткәндер инде, ул миллионнар болай гына килми бит...

 

Чыганак: Өмет

Фото: ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев