Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдүс Тямаев: «Ярдәмне махсус хәрби операция зонасына ук алып барып бирәбез»

Ул хәрбиләргә беренчеләрдән булып ярдәм итә башлаган җырчы.

"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында уза торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына "Болгар радиосы" студиясеннән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм махсус хәрби операциядә катнашкан егет Әлфис Мурзин кушылды.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең төркемендәге егетләр белән бергә беренчеләрдән булып хәрби егетләребезгә матди һәм гуманитар ярдәм күрсәтә башлады.

“Башлаган эшебезгә тамашачылар да кушыла. Егетләребез ватандашларыбызга ярдәмне беренче рәтләргә үк алып килеп бирә”, - дип сөйләде Фирдүс. Бәйрәм студиясендә Татарстанның атказанган җырчысы “Гомер үтә” җырын башкарып узды.

Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция

2
X