Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәридә Шәрифуллина: “Вакцинаның кирәклеген аңлап бетермибез”.

Соң­гы ара­да ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се­нә кар­шы вак­ци­на яса­ту иң ак­ту­аль те­ма­лар­ның бер­се. Бе­рә­ү­ләр чи­рат то­рып ясат­са, икен­че­ләр аяк те­рәп кар­шы.

“Бу нор­маль кү­ре­неш, ме­ди­ци­на­ның нин­ди ге­нә юнә­ле­шен ал­саң да, ке­ше­дә шик туа. Шик­лән­гән ке­ше шик­лә­нә тор­сын, ышан­ган ке­ше ясат­сын. Әм­ма мон­дый про­це­ду­ра­га ина­нып, тә­мам ыша­нып ки­лер­гә ки­рәк”, ди 8нче ши­фа­ха­нә мө­ди­ре Фә­ри­дә Мө­дә­ри­сов­на Шә­ри­фул­ли­на. Бел­геч бе­лән “Covid-19” га кар­шы вак­ци­на­ци­я­нең үзен­чә­лек­лә­ре ту­рын­да сөй­ләш­тек.

Фә­ри­дә Мө­дә­ри­сов­на, вак­ци­на­ция яса­тыр­га те­лә­гән ке­ше кай­да мө­рә­җә­гать итә ала?

Те­лә­ге бул­ган һәр­бер шә­һәр­дә­ше­без үзе тер­кәл­гән ши­фа­ха­нә­нең ре­гис­т­ра­ция бү­ле­ге­нә ки­леп язы­ла ала. Шу­лай ук дә­ү­ләт хез­мәт­лә­ре пор­та­лын­да да мах­сус прог­рам­ма эш­лән­гән. Үзе­ңә ту­ры кил­гән ва­кыт­ка язы­лып бу­ла. Кай­бе­рә­ү­ләр язы­ла да оны­та. Шу­ңа кү­рә, бер көн ка­ла исем­лек­тә­ге ке­ше­ләр­гә шал­ты­ра­тып ис­кәр­тә­без.

Вак­ци­на яса­ту­ның ае­рым та­ләп­лә­ре һәм шарт­ла­ры бар­мы?

Шә­һәр­дәш­лә­ре­без ши­фа­ха­нә­гә кил­гәч тә, бе­рен­че чи­рат­та ан­ке­та ту­ты­ра­лар, пас­порт бе­леш­мә­лә­рен кал­ды­ра­лар. Әле­ге пун­ктлар үтәл­гәч, һәр­бер ке­ше­не мәҗ­бү­ри рә­веш­тә та­биб тик­ше­рә. Шу­ны­сын ас­сы­зык­лар­га ки­рәк, вак­ци­на­ны бар ке­ше­дә яса­та ал­мый. Әгәр ке­ше ко­ро­на­ви­рус бе­лән авыр­ган икән, без аңа ан­ти­тән­чек­ләр­гә ана­лиз тап­шы­рыр­га ки­ңәш итә­без. Әгәр ан­ти­тән­чек­ләр бул­са, при­вив­ка яса­ту­ны ки­чек­те­реп то­рыр­га бу­ла. Иң мө­һим шарт­лар­ның бер­се ул – авыр­лы бул­мау, он­ко­ло­гик авы­ру­лар бе­лән бәй­ле дә­ва­ла­ну курс­ла­ры үт­мәү, кан ба­сы­мы һәм тән тем­пе­ра­ту­ра­сы юга­ры бул­мау.

При­вив­ка ке­ше­гә бер ге­нә тап­кыр яса­ла­мы?

21 көн үт­кәч, при­вив­ка­ның икен­че­се яса­лыр­га ти­еш. Бу мәҗ­бү­ри, чөн­ки икен­че до­за­сыз нә­ти­җә бул­мый. Алар сос­та­вы бу­ен­ча бер-бер­сен­нән ае­ры­ла һәм ан­ти­тән­чек­ләр­нең бар­лык­ка ки­лү икен­че при­вив­ка­дан соң гы­на баш­ла­на.  Әгәр ке­ше нин­ди­дер сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да 21 көн үт­кәч ки­лә ал­мый икән, без аңа баш­ка көн бил­ге­ли­без. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, бил­ге­лән­гән ва­кыт­ка ки­лү мө­һим, чөн­ки при­вив­ка­лар туң­ды­рыл­ган ки­леш сак­ла­на, аны ал­дан эре­тер­гә ки­рәк. Бер фла­кон­ны ал­гач, без аны эре­тер­гә ку­я­быз һәм ул ва­кыт­та 5 ке­ше кө­теп то­рыр­га ти­еш бу­ла. Шу­лай ук ачыл­ган ам­пу­ла­ны 30 ми­нут эчен­дә кул­ла­ныр­га да ки­рәк.

При­вив­ка яса­ту ту­рын­да мәгъ­лү­мат ­кай­да да бул­са тер­кә­лә­ме?

При­вив­ка ясат­кан­нан соң һәр­кем дә­ү­ләт хез­мәт­лә­ре пор­та­лы­на кер­те­лә һәм 21 көн дә­ва­мын­да үзе­нең ха­лә­тен язып ба­ра ала. Бу ара­да кем­нең­дер тән тем­пе­ра­ту­ра­сы кү­тә­ре­лер­гә, кем­нең­дер та­ма­гы авыр­тыр­га мөм­кин. Ә икен­че при­вив­ка­ны да ясат­кач, Q-код бе­лән бе­леш­мә би­ре­лә.

Шу­лай да шик­лә­неп ка­рау­чы­лар, кур­ку­чы­лар күп­ме?

Без хро­ник авы­ру­ла­ры бул­ган ке­ше­ләр­нең ба­ры­сы­на да яса­тыр­га тәкъ­дим итә­без. Лә­кин ара­да, тук­та­ле, бе­рен­че дул­кын ке­ше ясат­сын әле, алар­ның ха­лә­тен ка­рыйк, ди­ю­че­ләр дә бар. При­вив­ка яса­ту­чы­лар­ның кү­бе­се өл­кән­нәр. Яшь­ләр, әл­бәт­тә, вак­ци­на­ның ки­рәк­ле­ген аң­лап бе­тер­ми.

Хә­зер бу эш шә­һәр оеш­ма­ла­ры­на чы­гып та эш­лә­нә икән?

Әйе, оеш­ма­лар бе­лән дә эш­ли­без. Исем­лек бу­ен­ча та­биб, шәф­кать ту­та­шы элем­тә­гә ке­реп, алар­ның сә­ла­мәт­лек­лә­ре ту­лы­сын­ча тик­ше­ре­лә. Вак­ци­на­ци­я­нең бе­рен­че­сен 3 фев­раль­дә яса­ган бул­сак, икен­че­се 24 енә план­лаш­ты­рыл­ган. Әйт­кә­нем­чә, ике вак­ци­на­ны ара­сы 21 көн­не тәш­кил итәр­гә ти­еш.

Фә­ри­дә Мө­дә­ри­сов­на, ши­фа­ха­нә­ләр­гә вак­ци­на­лар җи­тәр­лек­ме?

Җи­тә. Ши­фа­ха­нә­дә ур­та­ча 60 при­вив­ка ясый­быз, оеш­ма­лар­га чык­кан­да 100 дән ар­тып ки­тә.

При­вив­ка яса­тыр­га чи­рат­лар зур тү­гел­ме?

Һәр ке­ше үзе­нә бил­ге­лән­гән ва­кыт бу­ен­ча кил­гәч, озак­лап чи­рат то­ру­лар юк. Бер нәр­сә­не ас­сы­зык­лый­сым ки­лә, кай­бер оеш­ма­лар­ның при­вив­ка яса­ту өчен үз­лә­ре­нә кер­тә­се­лә­ре кил­ми. Без ул эш­че­ләр өчен ае­рым ва­кыт бил­ге­ли­без, алар берь­ю­лы 10-15 ке­ше җы­е­лып ки­лә­ләр. Ул ва­кыт­та ка­би­нет кар­шын­да 10-15 ке­ше тор­гач, чи­рат зур ке­бек то­е­лыр­га мөм­кин. Лә­кин без шул­ка­дәр оеш­кан төс­тә эш­ли­без, 15-20 ми­нут эчен­дә әле­ге чи­рат та­ра­лып та бе­тә.

Ши­фа­ха­нә­гә ки­лә ал­мый тор­ган ке­ше­ләр­гә, бе­рәр нин­ди мөм­кин­лек­ләр ка­рал­ган­мы?

Без­гә хә­зер бе­рәр до­за­лы гы­на вак­ци­на ки­лә баш­ла­ды. Олы яшь­тә­ге, өй­дән чы­га ал­мый тор­ган ке­ше­ләр­нең их­ты­яҗ­ла­рын ка­нә­гать­лән­де­реп, фа­тир­ла­ры­на ба­рып ясау мөм­кин­ле­ге дә бу­ла­чак.

Фә­ри­дә Мө­дә­ри­сов­на, чын дө­ре­сен әй­те­гез әле, сез үзе­гез вак­ци­на ясат­ты­гыз­мы?

Әл­бәт­тә, уз­ган ат­на­да ирем бе­лән бер­гә ясат­тык. Ике­без дә үзе­без­не ях­шы хис итә­без.

Әңгәмәдәш Эльвира Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев