Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаиләдә манипулятор кем ул?

Газета битләрендә ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында язуны дәвам итәбез.

Бүген сүзебез манипуляция һәм манипуляцион мөнәсәбәтләрнең төрләре, манипулятор кешенең төп билгеләре турында. Болар хакында коуч-психолог Илүзә Әминова сөйли.
Манипуляция – ул кешегә психологик тәэсир итү. Үз мәнфәгатьләреңне тормышка ашырырга теләп, ялган юл белән психологик тәэсир итүне манипуляцияләү дип атыйлар. Шушы мөнәсәбәтләргә кереп чумган кешеләрнең берсе манипулятор – һәрвакыт үз мәнфәгатьләрен тормышка ашырып яши, ә икенчесе аңа шул мәнфәгатьләрне тормышка ашыруда ярдәм итеп яши. Моны бер яклы мөнәсәбәтләр дип карарга кирәк. 
Манипулятор белән яшәүче кеше авырлык белән гомер итә. Ләкин бу мөнәсәбәтләрдән арына алмый, үзенә булыша алмый. Манипулятор нинди билгеләргә ия соң? Аны ничек танырга? 
1. Ул партнерын үзен гаепле итеп тоярга этәрә. Үзе гаепле булса да, сөйләшү барышында шулай рольләрне алмаштырып куя. Син ирексездән гаепле булып каласың. Тормыштан мисал китерәм, бернинди уйдырма юк. Ире тормыш иптәшенә хыянәт итә, ачыктан-ачык икенче хатын янына китеп бара. Берничә көн шул хатын янында яши. Тормыш иптәше скандал оештыра, барысын да белүен әйтә. Ир-ат: «Син үзең гаепле! Үзеңне тотышың, характерың белән мине хыянәткә этәрдең!» – дип җавап кайтара. Карагыз әле, ир-ат хыянәт итә, әмма хатыны гаепле булып кала. 
2. Манипулятор ачык диалогка чыга белми. Ул һәрвакыт гомуми фразалар белән генә сөйләшә. «Син үзең дә шулай», «Син үзең дә шулай дип әйтәсең», «Теге вакытта син дә шулай иткән идең» кебек сүзләр әйтә. 
3. Манипуляторның һәр адымына ачык аңлатмасы була. Ул хәтта начар адымнарын яхшылык дип күрсәтә. Начар адымын ул «Мин бит синең өчен тырышам», «Бу адымга сине тынычландырыр өчен бардым» дип аклый. Әйтик, ир кеше хатын-кызга кул күтәрә. Анда да: «Сине тынычландырам шулай, безнең өчен тырышам бит», – ди. 
4. Түбәнсетеп партнерының үзбәясен төшерә. «Син миннән башка беркем түгел», «Миннән башка берни эшли алмыйсың», «Кем соң син шуның хәтле», «Сиңа миннән башка бер кеше дә карамаячак», «Син миннән башка кемгә кирәк соң?» кебек сүзләр әйтә. 
5. Социаль бәйләнешләреңне бетерә. Ул хәтта әти-әниләр, дуслар белән аралашуны да өздерергә, эштә коллегалар белән кайдадыр чыгу, аралашуны туктатырга мөмкин. 
6. Манипулятор үзенә һәрвакыт авыр икәнлеген күрсәтә, аңа гына кыен. Төшенкелеккә еш бирелә, зарлану халәтен һәрвакыт демонстрацияләп тора.  
7. «Безнең барысы да яхшы булачак», «Мин алга таба шулай итәрмен, болай итәрмен», «Мин моны эшләячәкмен», – ди ул. Ләкин боларны беркайчан да үтәми. 
8. Манипулятор шантаж юлына да баса. Мисалга, «Әгәр дә син миннән китәсең икән, мин сиңа балаларны күрсәтмим, аларны сиңа бирмим», – ди. Яисә тагын да куркынычрак итеп: «Син миннән китсәң, фатирга яки машинага ут төртәм», – ди. 
9. Манипулятор нык ялганчы, нидер уйлап таба һәм юктан гына да көнләшә. Каядыр китсәң, ул сиңа минут саен язачак, теңкәңә тиеп бетәчәк.
Манипуляцион мөнәсәбәтләрдә булган кеше нәрсә хис итә соң? 
1. Ул үзен ирексез итеп тоя башлый. Аның тыны кысыла, теләгән җиренә бара алмый, теләгән кешесе белән аралаша алмый. Кайда барса да контрольне сизә. 
2. Биоэнергиясе бетә. Мондый мөнәсәбәтләрдә аның яшисе килми, суырыла бара. 
3. Эмоциональ салкынлык. Ул кешегә эмоциональ яктан суына.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә мәхәббәт