Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галим-химик Курамшин яңа ел бәйрәмнәрендә сәламәтлекне ничек саклау турында сөйләде

Галим сүзләренчә, йокысыз яңа ел төненнән соң стандарт йокы режимына тизрәк керү бик мөһим.

 КФУ доценты Аркадий Курамшин яңа ел бәйрәмнәрендә сәламәтлекне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп киңәш – ризык һәм алкоголь эчемлекләр уртача булырга тиеш, дип саный галим. Бәйрәмдә кеше алкоголь кулланырга уйлаган икән, кайчак тостларны күтәрми генә уздырып җибәрү бик мөһим.

Галим майлы казылык белән майонезны, оливье яки тозлы балыклы салатны бергә берничә кашыктан артык кулланмаска киңәш итә.

Галим сүзләренчә, йокысыз яңа ел төненнән соң стандарт йокы режимына тизрәк керү бик мөһим.

Ә менә традиция рәвешендә теләкләрне кәгазь битенә язып, яндырып, көлен салып эчү бернинди зарарсыз, дип белдерә Курамшин.

“Хәзер кәгазь һәм буяуларда токсик элементлар юк, шуңа зарары юк”, - дип белдергән эксперт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев