Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гариза тапшырырга соңламагыз!

Чаллыда 1405 гаилә ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне алды. Аның гомуми күләме 27 млн сумны тәшкил итте. (Республика буенча 11 мең гаиләгә 213,5 млн сум). Барлыгы, 2015 елның маенда әлеге Федераль канун гамәлгә кергәч, Пенсия фонды идарәсе сертификат ияләреннән 2300 гариза кабул итте. Бер тапкыр бирелә торган түләү...

Чаллыда 1405 гаилә ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне алды. Аның гомуми күләме 27 млн сумны тәшкил итте. (Республика буенча 11 мең гаиләгә 213,5 млн сум).

Барлыгы, 2015 елның маенда әлеге Федераль канун гамәлгә кергәч, Пенсия фонды идарәсе сертификат ияләреннән 2300 гариза кабул итте. Бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукыннан, 2015 елның 31 декабренә чаклы ана капиталы сертификаты алуга хокукы булган яки алган һәм акчаны капиталның төп юнәлешләренә тулаем тотмаган, барлык гаиләләр файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләме 20 мең сумны тәшкил итә. Гаиләләр аны төрле максатта куллана ала. Әгәр дә әлеге түләүне алырга карар кылсагыз, Россия пенсия фондына 2016 елның 31 мартыннан да соңламый гариза бирергә кирәк.

Аны ана капиталы сертификаты булган РФ территориясендә яшәүче һәркем бирә ала, биредә сертификат алуга хокук биргән бала туганнан соң үткән вакыт роль уйнамый.

Үзең белән түбәндәге документлар булу шарт: СНИЛС, ана капиталына сертификат, шәхесне раслаучы документ, счет реквизитларын күрсәткән банктан белешмә. Ике ай эчендә бер тапкыр 20000 сум күләмендә акча шул счетка күчерелә, әгәр алынмый калган сертификат акчасы 20000 сумнан ким булса, калган күләме тулысынча күчерелә. Бу акчаларны гаилә көндәлек ихтыяҗларына тота ала.

Белешмәләр өчен тел.: 074, 30-42-42.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев