Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Генплан: Казан турында татарстанлылар ни уйлый?

Казаныбыз елдан-ел зурая, матурая. Ә Татарстанда яшәүчеләр андагы үзгәрешләр турында нинди фикердә соң?

Мәгъсүм Гәрәев, журналист-язучы:

– Казанда 1955 елдан яшим. Узган гасырның 50нче елларында шәһәр әле шактый кечкенә һәм күбесенчә агач өйләрдән гыйбарәт иде. Әлбәттә, 2-3 катлы кирпеч биналары да бар. Хәзерге Татарстан урамының Камал театры тирәсендәге өлешендә юл уртасында ике рәт агачлар үсә иде, шул агачлар арасыннан трамвай йөрде. Казан галәмәт зурайды һәм матурланды. Тарихи биналарны саклау Казанның Генераль планына документ рәвешендә салынсын иде дип телим.

Татьяна Красикова, хезмәткәр:

– Совет районында 1964 елда дөньяга килгәнмен. Без бала чакта шәһәрдә яшеллек бик күп иде. Ишегалларындагы хоккей тартмасында тимераякта шудык. Икенче бер көнне чаңгыга дәррәү басып, ишегалдындагы агачлар арасыннан узыштык. Хәзер ишегалларына да күп катлы йорт төзеп куялар. Мондый «нокта» төзелешләр Генераль план белән катгый чикләнсен иде. Ишегаллары халыкның ял урыны булсын, машиналарны ишегалларына кертмәскә иде. Машиналар өчен күп катлы гаражлар төзелсен.

Гүзәлия Хәбирова, хезмәткәр:

 

– Константиновка бистәсе елдан-ел зурая, халкы арта бара. Гаиләләрдә икешәр-өчәр машина бүген. Константиновка бистәсе янында «Весна» торак комплексы барлыкка килде, анда да йортлар төзелә. Мамадыш трактында иртә-кич бөке хасил була. Константиновкага светофорда уң полосадан «дуга» ясап, керү тәртибе бөкене тагын да көчәйтте генә. Казанда юл-транспорт чишелешләре булган урыннарда йөрергә җайлы. Юл чишелешләре, ягъни күперләр төзелеше Генераль план проектында исәпкә алынган, алар икенче планга калдырылмасын иде.

Анна Городнова, журналист:

– Борисково бистәсендә яшибез. Безнең янда хәзер Казанның Зур боҗра юлының чираттагы участогы төзелеше бара. Бу юл һәм юл-транспорт чишелеше Борисково бистәсендәгеләр өчен дә, шулай ук сәнәгать предприятиеләре өчен дә бик уңайлы булачак. Чөнки мондагы юл тар һәм инде нык таушалган иде. Казанда парклар күп төзекләндерелде, парклар җитәрлек, дип саныйм. Хәзер ишегалларын төзекләндерүне Генераль планга нигезләнеп, колачлы рәвештә алып бару зарур. Татарстан Президенты башлангычындагы программага өметләр зур.

Сергей Курносов, фитнес-тренер:

– Казандагы кадәр заманча бассейннар бер генә шәһәрдә дә юк. Йөзү сәламәтлек өчен бик файдалы, тик башта ук авыр көчәнеш куярга ярамый. Генераль план проектында Казансу елгасында комлык­лар, яр буйларында парклар ясау турында исәпкә алынган, бу максатларны чын күңелдән хуплыйм. Быел җәй салкынчарак булды, әмма эссе җәйләр дә килер, шунда инде Казансу елгасындагы комлыклар искә төшәчәк, кирәк булачак. Кешеләр спорт белән актив шөгыльләнсеннәр, Казанда спорт-физкультура шартлары җитәрлек.

 

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/genplan-kazan-turynda-tatarstanlylar-ni-uylyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев